Сергей Кравцов замана яшьләренең төп өстенлекләре турында сөйләде

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов "Яңа заман өчен көчле идеяләр" форумына багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясады.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы яшьләр өчен һәрвакыт берничә принципның мөһим булуын ассызыклады. Беренчесе - ул, әлбәттә, белем һәм уку. Әгәр сез теге яки бу предметны белмисез икән, сезгә үсәргә кыен булачак, шуңа күрә белем - барыннан да элек. Икенче төп принцип булып һәрвакыт әхлакый принципларны тәрбияләү һәм аңлау торачак. Өченчесе - сәламәтлек ул, һәм бу мәсьәләгә без  Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Спорт министрлыгы белән бергә аерым игътибар бирәчәкбез. Дүртенчесе - үсеш, үз мөмкинлекләреңне һәм сәләтләреңне тормышка ашыру», - дип белдерде Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International