24 августта "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә "Киләчәк транспорты" дигән яңа тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Әлеге атнаның партнеры - "Россия тимер юллары" ААҖ.
Яңа атна заманча технологияләргә һәм һөнәрләргә багышланачак. Конкурста катнашучылар транспорт өлкәсендәге экспертлар белән очрашачак һәм тармакта алга таба нинди һөнәрләр һәм компетенцияләргә ихтыяҗ булачагын беләчәк. Шулай ук конкурс бергәлегендә тематик акцияләр һәм челленджлар узачак.