26 августта Федераль педагогик совет Россия Мәгариф министрлыгының "Одноклассники" социаль челтәрендә укытучыларның һөнәри бергәлеге мәйданчыгында күрсәтеләчәк. Турыдан-туры трансляция 10:00 сәгатьтә башлана. Россия Мәгариф министрлыгының федераль педагогик советы яңа уку елы алдыннан узачак, анда БДИ нәтиҗәләре, уку елы башлану һәм башка бик күп нәрсәләр белән бәйле көн тәртибенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов барлык регионнардан да катнашучы укытучылар сорауларына җавап бирәчәк, педагогик бергәлеккә ярдәм итү һәм квалификация күтәрү программалары, шул исәптән цифрлы грамоталылык буенча киләчәк адымнар турында мәгълүмат белән уртаклашачак. Мәгариф процессының барлык катнашучыларының сәламәтлеген яклау буенча Роспотребнадзор белән бергәләп эшләү темасына аерым игътибар биреләчәк.