24 августта мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов рәислегендә Казан педагогика көллиятенең Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында “Белем бирү сыйфатын арттыру факторлары: проект алымы, грант сәясәте, ресурс идарәсе” темасына секция утырышы узды.
Чара кысаларында үзәк буенча виртуаль экскурсия үткәрелде; илкүләм проектларны һәм белем бирү сыйфатын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренең үзара бәйләнеше; белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак грант сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.