Быел нефть башкаласында «IT-куб» ачылачак, анда мәктәп укучылары программалаштыру телләрен үзләштерә алачак. Мәгариф мәйданчыгы «Мәгариф» милли проекты буенча төзелә. "IT-куб" Әлмәт политехника техникумы базасында 8-17 яшьлек мәктәп укучыларына тәкъдим ителәчәк. ⠀
Мәктәп укучылары кирәкле программалаштыру телләрен үзләштерә, мобиль җайланмалар өчен кушымталар яза, зур мәгълүматлар белән эшли һәм виртуаль чынбарлыкны булдыра алачак. Укуларның нәтиҗәсе булып мәгълүмати системаларны мөстәкыйль рәвештә эшли белү торачак.