26 августта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге" дигән темага төбәк август киңәшмәсе секциясе узачак. Киңәшмә Webinar сервисы аша дистанцион рәвештә үткәреләчәк.
Киңәшмә барышында “Татарстан Республикасы мәгариф системасында сыйныф җитәкчесенең роле”, “Өстәмә белем бирү: бердәм һәм күптөрле” кебек мәсьәләләр каралачак, шулай ук Республика сыйныф җитәкчеләре Советының онлайн-сайлаулары үткәреләчәк. Моннан тыш, секция кысаларында республикакүләм конкурсларга йомгак ясалачак.