Идел буе федераль округында «iВолга» яшьләр форумы старт алды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

24 августта Идел буе федераль округында «iВолга» яшьләр форумы башланды. Форум беренче тапкыр онлайн-форматта уза, ул катнашучыларга һәм спикерларга барлык чикләрне сызып ташларга һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан элемтәгә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Быел форум  24-28 августта уздырыла. Катнашучылар мәгариф һәм мәдәни-ял итү программаларында катнаша алачак. Моннан тыш, теләге булган һәркем Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды грантлары конкурсында һәм Россия яшьләре проектлары конкурсында үз көчләрен сынап карый алачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International