Иннополис университеты «РОСТ» фәнни-техник проектлар конкурсына теркәлүне башлап җибәрде

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Финал этабы 2021 елның 18-24 гыйнварында узачак, катнашу бушлай. Конкурста 7-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 1-2 курс укучылары катнаша. Эшләр 7 юнәлеш буенча кабул ителә: математика, физика һәм астрономия, информатика һәм компьютер фәннәре, химия, әйләнә-тирә мохит турында фән, техника һәм технологияләр, биология һәм медицина.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Иннополис университеты белгечләре ISEF-2021 Халыкара конкурсында катнашу өчен Россия җыелма командасына керәчәк эшләрне сайлаячак. ИТ-юнәлешләр буенча җиңүчеләр һәм призёрлар Иннополис Университетына  читтән торып сайлап алу этабында катнашмыйча укырга керү мөмкинлегенә ия була. Финалистлар «Талант һәм Уңыш» фондының президент грантларын алу программасына эләгә һәм «Талант 20.35» конкурсында катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International