Иртәгә, 27 августта, Лаеш районының Усады авылында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Умные дети" балалар бакчасын ачу тантанасы узачак.
240 урынга исәпләнгән балалар бакчасы "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Балалар бакчасында 14 төркем, шуларның 6сы 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар, 1се сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар (төрле яшьтәге), 7се 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен.
1 сентябрьдә Татарстанда 19 балалар бакчасы, ә ел ахырына кадәр тагын 9 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылачак. Аларның 22се “Демография” илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм 2110 урынга исәпләнгән.
Татарстанда 2022 елга кадәр “Демография” илкүләм проекты кысаларында балалар бакчаларында барлыгы 10 357 урын булдырылачак, шуларның 5 050се - яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр булган балалар өчен ясле төркемнәрдә.