Рафис Борһанов онлайн-эфирда яңа уку елында үзгәрешләр турында сөйләячәк

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

27 августта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән турыдан-туры эфир узачак. Онлайн-эфир уку елы башлану турында булачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы яңа уку елында республикада белем бирү процессына нинди үзгәрешләр кертеләчәген сөйләячәк. Ул шулай ук татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Трансляция 16.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәренең Татарстан рәсми бергәлегендә булачак.

Исегезгә төшерәбез, Рафис Борһанов #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында татарстанлыларның дистацион белем бирү һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү турындагы сорауларына җавап биргән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International