"Бердәм Россия" дә "Тарихи хәтер" бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Финалга чыгучылар арасында Кукмара районының Манзарас авылы мәктәбенең туган як тарихын өйрәнү музее да бар.
Манзарас авылында мәктәп музее 2007 елда ачылган, экспонатларны бөтен авыл белән җыйганнар. Хәзер музейда хәрби-патриотик отрядлар эшли: балалар ветераннарга булыша, гомумроссия патриотик акцияләрендә катнашалар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча музей 200 мең сумлык премия алды. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова сүзләренчә, әлеге акчаларны музейда экспозицияләрне яңартуга һәм IT-формаларны кулланылышка кертүгә тоту планлаштыра, чөнки мәктәп электрон белем бирү буенча компетенция үзәге булып тора.