Владимир Путин уку елы башланасы көнне игълан итте

2020 елның 29 августы, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрь көнне мәктәп балалары һәм студентларның уку йортларына барачагын игълан итте. Ул санитария табибларының таләпләрен үтәү өчен барын да эшләргә өндәде. 

Владимир Путин «Россия 1» каналына интервьюда «1 сентябрьдә мәктәп балалары һәм студентлар үз мәктәпләренә һәм уку йортларына барачакмы», дигән сорауга җавап бирде.

«Әйе, әлбәттә. Региональ дәрәҗәдә дә, хакимияттә дә карар кабул ителде. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, санитария табиблары таләпләрен мөмкин кадәр үтәү өчен барысы да эшләнергә тиеш», — диде ул.

Путин битлек кию кайвакыт авыр булуын һәм моны истә тотарга кирәклеген дә искәртте. «Кайвакыт бу авыр. Укытучылар өчен бу җиңел түгел. Без моны аңларга тиеш. Хәзер без битлекләрдә утырсак, безгә җиңел булырмы? 10 минуттан без үзебезне уңайсыз хис итәр идек», — диде Президент.

«Без моны укытучыларга карата да истә тотарга тиеш. Болар барысы да аңлашыла. Ләкин мөмкин булган җирдә һәм мөмкин кадәр кешеләрне санитария табиблары таләпләрен үтәргә өндәп торырга кирәк», — диде Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International