Киләсе елдан Россиядә Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумын үткәрә башлаячаклар. Бу хакта Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк онлайн-режимда узган федераль укытучылар советында хәбәр итте.
«Безнең өчен сыйныф җитәкчеләренә матди ярдәм күрсәтү генә түгел, педагоглар өчен матди булмаган стимуллаштыру чаралары да мөһим. Һәм моны да үстерергә кирәк. Безнең субъектларда укытучыларга матди булмаган ярдәм күрсәтүнең җитди практикасы бар. Без моны һичшиксез кулланачакбыз», — диде Басюк.
Ул шулай ук сыйныф җитәкчеләре алдына куелган өстенлекле бурычларны атады. Аерым алганда, сыйныфта уңай психологик-педагогик шартлар тудыру, балаларда үз төбәкләре һәм тулаем ил өчен җаваплылык хисе формалаштыру.
«Бу рухи-әхлакый үсешнең югары дәрәҗәсе дә, актив гражданлык позициясе, ватанпәрвәрлек, көч куллануны, рәхимсезлек һәм башка бик күп нәрсәләрне кире кагу», — дип өстәде мәгариф министры урынбасары.
Татарстанның мәгариф системасында 36 329 педагог эшли, шуларның 31 926сы — мәктәптә.