Мәктәп укучыларын чит телдәге видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 15 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр “Аларның исемнәре белән урамнар аталган...” дигән республикакүләм чит телләрдәге видеороликлар конкурсы уздыра . Конкурсны оештыручылар: Казан федераль университеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, 183 нче гимназия.

Быел видеороликлар хәрби-патриотик тематикага багышлана: Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урамнар; Бөек Ватан сугышына караган урамнар; Татарстанның Советлар Союзы геройлары хөрмәтенә аталган урамнар. Конкурс түбәндәге биш номинациядә уздырыла:

инглиз телендә видеороликлар конкурсы;

француз телендә видеороликлар конкурсы;

алман телендә видеороликлар конкурсы;

кытай телендә видеороликлар конкурсы;

испан телендә видеороликлар конкурсы.

Конкурста 2-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International