Татарстан мәгариф министры: Бәйрәм линейкалары 1 сентябрьдә ачык һавада үтәчәк

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде.

«Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сыйныфлар арасында социаль дистанцияне саклап, линейкаларны ачык һавада үткәрергә планлаштырабыз, - диде мәгариф һәм фән министры. - Бу бәйрәм беренче тапкыр мәктәпкә килүчеләр, шулай ук укуларын тәмамлаучылар өчен».

Республикада яңа уку елын штат режимында башлау күздә тотыла, дип искәртте Борһанов. «Узган уку елы катлаулы шартларда тәмамланды, без Бердәм дәүләт имтиханы  срокларын күчердек, Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгардык», – диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International