Узган уку елы нәтиҗәләре, мәгариф системасының проблемалары һәм перспективалары турында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында узган педагогик хезмәткәрләрнең район август конференциясенең пленар утырышында сөйләштеләр. Министр үз чыгышында белем бирү сыйфатын контрольдә тоту, мәгариф учреждениеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләде. Шулай ук полилингваль белем бирүнең, олимпиада хәрәкәтен үстерүнең һәм сәләтле балалар белән эшләүне оештыруның мөһимлеге турында да сүз барды. Мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.