Казанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге ачыла

2020 елның 28 августы, җомга

Казанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәген төзүгә 340 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Казанның талантлар ачык университеты 2.0» оешмасы башкарма директоры Айдар Акмалов сөйләде.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында «Сириус» моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге оештырыла. Якынча 340 млн сум күләмендә финанслау бүлеп бирелә», - дип билгеләп үтте спикер.

Аның сүзләренчә, әлеге акчаларның күп өлеше заманча җиһазлар сатып алуга киткән.

«Сириус» моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәгендә беренче белем бирү программасы 1 сентябрьдә башлана. Аның төп эш юнәлешләре - фән, сәнгать һәм спорт, дип өстәде Акмалов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International