«iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумында катнашкан Татарстан вәкилләре 4 миллион 225 мең сумлык 12 грант отты. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел гомуми күләме 46,9 миллион сум тәшкил иткән 97 проект грант ярдәме алды. Форум коронавирус пандемиясе аркасында дистанцион режимда узды. Шуңа да карамастан, чарада 3 мең 607 егет һәм кыз катнашты, шуларның 150се – татарстанлылар.
Моннан тыш, форумның чараларын 65 меңнән артык кеше караган. Белем бирү материалын караулар саны 600 меңнән артып киткән.