2015 елдан башлап, «АРМИЯ» халыкара хәрби-техник форумы үзенең алдынгы кораллар, хәрби һәм махсус техника, шулай ук халыкара хәрби һәм хәрби-техник хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен абруйлы мәйданчык статусын раслый. Һөнәри үзбилгеләнү системасын үстерү кысаларында 2020 елның 27 августыннан 29 августына кадәр Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе командасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «АРМИЯ-2020» Халыкара хәрби-техник форумында катнаша. 27 августта кадетлар Россия Федерациясе Оборона министрлыгы оештырган «Балалар күзлегеннән ил оборонасы өчен мөһим нәрсәләр» түгәрәк өстәлендә катнашты һәм «Сугышның төрле төрләрендә беренче медицина ярдәмен тәэмин итү өчен дроннар куллану» дигән доклад белән чыгыш ясады.