Татарстанда шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстанда Саклык банкының «Киләчәккә өлеш» Хәйрия фонды инициативасы белән төзелгән шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Комплекслы программаны гамәлгә ашыруда катнашучы 12 белем бирү оешмасы (10 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы) педагоглары «Мәгариф мөнәсәбәтләрендә төп катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге системасында шәхси потенциалны үстерү» өстәмә һөнәри  программаның II модуле буенча укуларда катнашты.  Алар ике өлешкә бүленде: 1  - 2020 елның 18 августыннан 21 августына кадәр, 2  - 2020 елның 25 августыннан 28 августына кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International