Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
М. Вахитов исемендәге гимназиядә укучылар дәресләрдән тыш та инглизчә сөйләшергә өйрәнәләр
2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
Мәсәлән, әлеге тел декадалары кысаларында ункөнлек дәвамында һәр балага бирем бирелә. Алар инглиз телле илләр турында дивар газетасы чыгаруда, концертларда, күңелле сәяхәтләрдә, викториналарда, җыр һәм шигырь конкурсларында, уеннарда катнашалар. Кичәләр уздырганда балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алына. “Зәгыйфь звено”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “Брейн-ринг” кебек уеннар һәр төркем яшьтәгеләр күңеленә хуш килә. “Раштуа” “Хэллоуин”, “Изге Вәли көне” кебек сыйныфтан тыш чаралар да балаларның зур активлыгы белән үтә.
Ел саен Америкадан килгән студентлар укучыларның өйләрендә берничә көн кунак булалар. Бу үзара дуслыкны арттыруга ярдәм итә. Телне яхшы өйрәнү өчен, интерактив такталар, проекторлар, ноутбуклар җитәрлек. Районда лингафон кабинеты да бар.
Укучыларның олимпиадаларда җиңүләре аларның әлеге фәнне тирән үзләштерүләре турында ачык сөйли. Быел 9 сыйныф укучысы Зилә Йосыпова инглиз теле буенча район олимпиадасында җиңүче булды. Ильяс Габитов “Яшь лингвист” республика интеллектуаль конкурсында, Ильяс Сәетморатов Бөтенроссия дистанция олимпиадасында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Укучылар ел саен халыкара конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап киләләр. Узган уку елында Азилә Йосыпова белән Айдар Вәлиев инша язу буенча халыкара конкурс призерлары булдылар. Айдарны чит илгә укырга чакырдылар.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча өстәмә йомгаклау әңгәмәсе 20 апрельдә узачак
20 апрельдә 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча өстәмә йомгаклау әңгәмәсе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз