VII Гомумроссия ата-аналар җыелышында уку елы башлану белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашуы онлайн-дискуссия форматында узды. Анда шулай ук мәгариф өлкәсендәге федераль һәм төбәк экспертлары катнашты.
Уку елы көндезге режимда башланачак, шуңа бәйле рәвештә мәгариф процессында катнашучыларның барысын да максималь саклауны тәэмин итүче Роспотребнадзор таләпләрен үтәү бик мөһим, дип искәртте министр. БДИ уздыруның уңай тәҗрибәсе күрсәтте: әгәр тиешле санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәсәң, барысы да яхшы уза.