Россия Мәгариф министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының төп темасы укытучыларның һөнәри берләшмәләре турында

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Номерның төп темасын Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның мөрәҗәгате ачып җибәрә. Ул билгеләп үткәнчә, педагоглар иҗтимагый оешмаларга берләшкәндә, аларның һөнәри үсеше бөтенләй башка дәрәҗәгә чыга.

«Берләшмәләрдә катнашу педагогларга уникаль интеллектуаль мохиткә чуму мөмкинлеге бирә. Аралашу, фикер алышу, шәхси тәҗрибәдән мисаллар, методик табышлар - болар барысы да укытучыларга инде булган идеяләрне үстерергә һәм таратырга, яңалары өчен илһам табарга ярдәм итә, укыту дисциплинасын камилләштерү өчен, берүзенә генә көч җитмәгәнне эшләргә ярдәм итә, - дип билгеләде ведомство башлыгы. Киләчәккә планнар турында Милли педагоглар берлеге җитәкчесе Наталья Шадрина сөйләде. Шулай ук төрле уку предметлары буенча бөтенроссия иҗтимагый ассоциацияләре җитәкчеләре яңа уку елына үз бурычлары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International