Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, "Россиядә эш" порталы мәгълүматлары буенча, мәгариф өлкәсендә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр - математика, рус теле һәм әдәбияты, чит тел укытучылары. Порталда педагоглар өчен барлыгы 38 меңнән артык эш урыны урнаштырылган. Краснодар (2 меңнән артык вакансия) һәм Красноярск крайларында (1,8 мең вакансия), Новосибирск (1,6 мең вакансия), Иркутск һәм Төмән өлкәләрендә (1,5 мең вакансия) укытучылар өчен тәкъдимнәр күбрәк, дип билгеләп үтелә. Ихтыяҗ иң зур булганнары арасында - математика, рус теле һәм әдәбияты, чит тел укытучылары вакансияләре (һәр юнәлешкә 3-4 мең вакансия). Алардан соң информатика (1 меңнән артык вакансия), химия һәм биология укытучылары (якынча 700 вакансия) бара.