Түбән Камада капиталь ремонттан соң политехника көллияте бинасын ачтылар, уку йортына ресурс үзәге статусы бирелде. Ике ел дәвамында масштаблы эшләргә республика бюджетыннан 182 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бу вакыт эчендә капиталь ремонт ясалган, лабораторияләр һәм остаханәләр җиһазландырылган. Хәзер ресурс үзәге составында ике махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге, имтиханга әзерлек өчен өч мәйданчык эшли. Укыту программасына дүрт яңа компетенция кертелгән, димәк, биредә тагын да күбрәк төрле профильле белгечләр чыгарылачак дигән сүз.
"Без Түбән Каманы чикләре булмаган шәһәр итү турында хыялланган Евгений Никифорович Королев исемендәге беренче уку йортларының берсе үсешенә яңа импульс бирәбез, - дип билгеләп үтте ачылышта Айдар Метшин. - Безнең төрле буын төзүчеләре ярдәме белән бу тормышка ашырылды".