Әлки районында балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Әлки районының Әхмәт авылында балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә. Төзүчеләр хәзер бинада эчке бизәү эшләрен башкаралар. Шулай ук бакча тирәсе тимер рәшәткәлек белән тотып алына, уен мәйданчыгы ясала. Бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр яңа бина тирәсен җыештыралар, чәчәкләр утырталар, яңа бакчаны ачу тантанасына әзерләнәләр. Чуваш Кичүе җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова әйтүенчә, нәниләр өчен яңа бинаны сентябрь башына ачу күздә тотыла. Югары Әлморзада капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасы да тиздән ишекләрен ачачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International