Чистайда 720 миллион сумлык мәктәпне төзү эшләре төгәлләнде

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Чистайның Полющенков урамында «Заманча мәктәп» проекты кысаларында «Мәгариф» иклүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сафка бастырылган яңа лицейны төзү эшләре тәмамланды. 
Ведомство җитәкчесе Василий Кудряшов билгеләп үткәнчә, объект проект документларында каралган барлык таләпләргә дә җавап бирә.

2нче лицей 800 урынга исәпләнгән. Бинаның гомуми мәйданы 11,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Белем бирү учреждениесендә спорт һәм актлар залы, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен бүлмәләр, китапханә, медпункт бар. Лицей янындагы территориядә футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, йөгерү юллары урнашкан.
Белем бирү объектын төзүгә 720 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан күчерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International