Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Белем көне белән котлавы

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Кадерле укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар, хөрмәтле әти-әниләр!

Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм! Быел без бу көнне түземсезлек белән көттек. Укытучылар, ата-аналар, балалар – барысы да мәктәпне сагындылар.

Быел республикабызда Белем көне - икеләтә бәйрәм. Бүген Татарстан укучылары өчен сигез яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Бу мөһим вакыйга, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсенә булган җитди игътибарын һәм зур ярдәмен тагын бер кат раслый.

Яңа уку елында республика «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» илкүләм проектларын, шулай ук алты федераль программаны гамәлгә ашыруда катнаша. Алар арасында иң әһәмиятлеләре – күпчелек гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгырта торган «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», «Киләчәк укытучысы» проектлары.

Яхшы белем - тормышта уңышка ирешүнең нигезе. Укытучының осталыгы  балаларда белем алу теләге уята белү һәм яңалыкларга омтылуда күренә. Бүген укытучыларыбыз педагог булуның гади генә һөнәр түгел икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куя: укыту технологияләре, уку программалары үзгәрә, яңа стандартлар кертелә. Әмма үзгәрешләр вакытында да сез, хөрмәтле педагоглар, киң фикер йөртергә һәм рухи яктан камил булырга сәләтле максатчан шәхес тәрбияли аласыз. Авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!

Белем көнендә беренче сыйныф укучыларын аерым котлыйсы килә. Кадерле балалар! Тормышыгызда кызыклы очрашулар һәм гаҗәеп ачышларга бай яңа этап башлана. Нәкъ менә мәктәп сезне яңа дуслар белән таныштырыр, онытылмас бәйрәмнәр бүләк итәр. Биредә сез тормышта кирәк булачак бар нәрсәгә өйрәнерсез. Тырышып укыгыз һәм кыенлыклардан курыкмагыз!

Хөрмәтле әти-әниләр! Кешенең уңышы, һичшиксез, аның иң якын кешеләренең беренче карашка сизелми  торган көндәлек тырышлык, хезмәт, сабырлык һәм җаваплылык таләп итә торган хезмәте нәтиҗәсе . Мин сезгә балаларыгыз белән аңлашуыгыз, дус булуыгыз, ярдәмегез һәм актив тормыш позициягез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә бәхет һәм гаилә иминлеге телим!

Барлык мәктәп укучыларына  һәм студентларга  яңа уку елында яхшы билгеләр,  иҗатка һәм вакыйгаларга бай тормыш телим! Барлык кыю ниятләрегез тормышка ашсын һәм белем дөньясының иң югары баскычларын яуларга ярдәм итсен!

Кадерле дуслар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яхшы кәеф юлдаш булсын! Хәерле сәгатьтә!

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры                                      Р.Т. Борһанов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International