Яңа уку елы алдыннан укучыларга ата-аналар кием-салым, аяк киеме, уку әсбаплары һәм балага кирәкле башка товарлар сатып ала. Бу товарларның сезнең балагыз өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз булуына ничек ышанырга?
Яңа уку елы алдыннан “Роспотребнадзор” беренче чиратта мәктәп өчен киемнәрнең балалар сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә тиешлеген искә төшерә. Ата-аналарга бала өчен мәктәп киемнәрен сатып алганда аның 5-6 сәгатьтән артык һәм аннан да күбрәк вакыт үткәрәчәген истә тоту мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, бу максатлар өчен синтетик сүсләрдән генә торган киемнәрнең туры килмәячәген аңларга һәм синтетик җепселләр аз булган катнашмалы тукымалар сайларга кирәк.
Кием бала тәне өчен уңайлы микроклимат тудырырга тиеш: ул тән температурасы, дымлылык, һава үткәрү үзлекләренә кагыла. Шул ук вакытта дөрес сайланмаган костюм яки аның түбән сыйфатлы булуы төрле авырулар, шул исәптән тире авырулары, контакт һәм атопия дерматитлары, шулай ук салкын тию чирләре, мәсәлән, грипп, сулыш органнарының кискен респиратор авырулары һәм башкаларны китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә балага белем бирү учреждениесендә озак вакыт булганда кию өчен кием тегү эшләнмәләренә, текстиль материалларга куела торган биологик һәм химик куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган табигый тукымалардан тегелгән булырга тиеш.
“Роспотребнадзор” белгечләре мәктәп киемнәрен сайлаганда түбәндәге мөһим моментларга игътибарны юнәлтергә киңәш итә:
Маркировканы игътибар белән өйрәнегез – әлеге ярлыкта җитештерүче турында да, тукыманың составы турында да тулы мәгълүмат була. составы булган ярлык. Составында табигый тукымалар өстенлек итә торган катнаш тукымаларга өстенлек бирегез.
Киемне ничек карап тотарга икәнелеген күрсәткән символларга игътибар итегез. Мәсәлән, ярлыкта химчистка күрсәтелгән булса, мондый киемнән баш тарту яхшырак, чөнки аны чистартканда кулланыла торган химик матдәләр баланың сәламәтлеге өчен зарарлы булырга мөмкин.
Көзге һәм язгы көннәр өчен мәктәп киемнәренең – мамык һәм җитеннән, ә кыш өчен йон һәм кашемирдан тегелгән булуы яхшы. Синтетик җепселләр катнашкан форма бәясе ягыннан азрак булырга мөмкин, ләкин аның барлык өстенлекләре шуның белән тәмамлана. Синтетик сүс тирегә суларга ирек бирми, нәтиҗәдә җылы алмашу бозыла, һәм бала тирли башлый, бу салкын тию чирләренең килеп чыгуына китерергә мөмкин.
Моннан тыш, синтетик сүсләр аллергия китереп чыгарырга мөмкин, чөнки синтетика үзенә тузанны, пычракны һәм төрле микроорганизмнарны җәлеп итә, алар бала тәнендә тимгелләр, кызыл бетчәләр барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.
Шулай ук синтетика статик электр туплауга ярдәм итә, ул баланың нерв системасына йогынты ясый, тынычсызлану һәм тиз арыганлык китереп чыгара.
Менә ни өчен көн саен киеп йөрү өчен синтетик кием туры килми. Әмма кием тукымасы составындагы синтетикадан тулысынча баш тартырга кирәкми, чөнки синтетик сүсләр форманы “тоталар”, тукыманың хезмәт итү вакытын арттыралар һәм аны карауны гадиләштерәләр.
Эшләнмәдән кискен ис килергә тиеш түгел. Начар ис булу текстиль материалларда тукыманы буяганда кулланыла торган зарарлы яки хәтта куркыныч химик матдәләр булу ихтималы турында сөйли.
Бала сәламәтлеге өчен мәктәп киеменең куркынычсызлык гарантиясе аның сертификаты булу. Әлеге документларны сатучы беренче таләп буенча сатып алучыга күрсәтергә тиеш.