Яңа уку елы алдыннан күп ата-аналар Россиядә мәктәпләрнең гадәти уку режимына кайтуына сөенде. Әмма шуны да онытырга ярамый, яңа коронавирус инфекциясе белән авыру куркынычы әле һаман да саклана. Нәкъ менә шуңа күрә дә ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар белән карарга тиеш.
Беренчедән, балага коронавирусның куркынычы һәм профилактика чараларын үтәүнең мөһимлеге турында мәгълүматны мөмкин кадәр һәм ачык итеп җиткерергә кирәк.
Икенчедән, үз мисалында профилактик чаралар тарафдарлыгын күрсәтергә кирәк (битлек һәм перчаткалар кию, кулларны җентекләп юу, физик контактларны минимизацияләү һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарга бармау, социаль дистанцияне үтәү).
Моннан тыш, баланың шәхси гигиена чараларын үтәвен контрольдә тоту бик мөһим (кулларны юуны, санитайзерларны куллануны һичшиксез тикшерергә).
Ата-аналарга COVID-19 симптомнарын белергә һәм, кирәк була калса, дәвалаучы табиб белән даими элемтәдә торырга кирәк.