Алабугада Татарстанда беренче «К.Ә.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты» өстәмә белем бирү үзәге ачылачак. Үзәк КФУның Алабуга филиалында «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча булдырылды.
Аны төзү өчен 10,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуның 2 миллион сумын төбәк финанслаган.
Биредә «Балалар университеты», «Кече академия», «Технология дәресе», «Биология дәресе» кебек проектлар тормышка ашырылачак. Шулай ук 5-9 сыйныф укучылары өчен «Шахмат әлифбасы» (5 сыйныф), «Робототехника» (6 сыйныф), «3D модельләштерү һәм инженер графикасы» (7 сыйныф), «Сәнәгать дизайны: скетчинг һәм модельләштерү» (8 сыйныф) программалары эшләячәк.