Эпидемиологик вәзгыять начарланса, студентлар дистанцион укуга күчәргә мөмкин

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Россиядә төбәкләрдә коронавирус буенча эпидемиологик вазгыять начарланган очракта, югары уку йортлары кабат дистанцион укуга күчәргә мөмкин. 

Әлеге мәгълүмат Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы документында чыккан.

«Көндезге белем бирүдә мәгариф программаларының тормышка ашырылуын тәэмин итәргә… Эпидемиологик вазгыять начарайган очракта, электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, мәгариф программаларын тормышка ашыру өчен чаралар күрергә», диелә министр боерыгында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International