Татарстанда укучылар өчен яңа сервис булдырдылар

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Татарстанда мәктәп укучылары өчен яңа сервис булдырыдылар. 

“Мин – укучы” («Я — школьник») дип аталган әлеге сервис укучылар өчен персональ ярдәмче булыр дип көтелә. Аның белән бүген үк 500 мәктәп укучысы таныша башлады. Алар Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы районнарыннан. 

Бу сервис аша укучылар электрон көндәлеккә керә, өлегерешләрен күзәтеп бара, өй эше эшләүне планлаштыра алачак. Боларга өстәп, аларга кайсы фәннән белемнәрне ныгытырга кирәклеге турында да хәбәр киләчәк.

Сервисны булдыручылар укучылар белән элемтәдә торырга вәгъдә итә.

Киләчәктә укучылар уен форматында үз кызыксынуларын, осталыкларын да билгели алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International