Казанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге ачыла

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәген  ачу тантанасы булачак.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында республика үзәгенә җиһазлар сатып алу өчен 336 млн. сум бүлеп бирелгән

«Сириус» моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәгендә беренче белем бирү программасы 1 сентябрьдә башлана. Аның төп эш юнәлешләре - фән, сәнгать һәм спорт.

Әлеге үзәк «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды белән имзаланган хезмәттәшлек турында килешү нигезендә төзелде. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге базасында урнашачак. Әлеге проектның координаторы - «Казан талантлар университеты 2.0» оешмасы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International