"Кванториум" укучыларны конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашырга чакыра

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

"Кванториум" балалар технопаркы дистанцион режимда мобиль технопаркның 6 муниципаль районы мәктәп укучылары өчен Белем көне уздырды. Татарстанның Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Зәй, Минзәлә һәм Менделеевск районнарыннан балалар технопаркы педагоглары үзәкнең квантумнары буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр. Педагоглар кызыклы проектлар турында сөйләделәр, квантумнарның югары технологик җиһазлары белән таныштырдылар һәм балалар технопаркы уздыра торган ярышларда, хакатоннарда, олимпиадаларда, күнегүләр җыеннарында катнашырга чакырдылар. Алар арасында - роботлар сугышы, 3D-технологияләр буенча Бөтенроссия Олимпиадасының төбәк этаплары, "Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү: 3D модельләштерү һәм программалаштыру", "Яшь профессионаллар" WorldSkills - "Лазер технологияләре" төбәк чемпионаты һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International