Арча шәһәрендә яңа «Балачак» балалар бакчасына барлык проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.
Балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Сабыйлар өчен алты төркем җиһазландырылган.
Төркемдә чишенү бүлмәсе, уен, йокы бүлмәсе, бәдрәф һәм буфет бар. Яңа балалар бакчасы бинасында музыка һәм физкультура заллары, административ һәм уку кабинетлары, азык-төлек һәм медицина блоклары бар.
Балалар бакчасы территориясе төзекләндерелгән, анда уен һәм спорт мәйданчыклары, күләгәле урын, чана һәм коляскаларны саклау өчен мәйданчык бар.