Татарстан укучылары "Сириус" моделе буенча белем бирү үзәгендә шөгыльләнәчәк

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Хәзер ел саен бөтен Татарстаннан 1000нән артык сәләтле укучы белем бирү программаларында катнаша, тренинглар һәм мастер-класслар уза алачак.

2020 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Сириус» мәгариф үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәген рәсми төстә ачу булды. Үзәк Талантлар Университеты базасында төзелә, эшчәнлекнең максаты - Татарстан Республикасында сәләтле балаларны һәм яшьләрне алдан ачыклау, үстерү, һөнәри ярдәм күрсәтү һәм алга таба ныгыту (эшкә урнаштыру).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International