2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте

2013 елның 15 феврале, җомга

Чүпрәле муниципаль районындагы 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриков, район мәгариф бүлеге мөдире Марс Хәлиуллов, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучы-ветераннар килгән иде, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.

Юбилейга багышланган кичә “Туган көнең белән, мәктәбем!” дип исемләнгән презентация белән башланып китте. Аннан соң мәктәп директоры Илһам Баһаутдинов кичәне ачып, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды.

Шушы 10 ел дәверендә мәктәпнең күркәм традицияләре барлыкка килгән, төрле үрләр яуланган. Оешудан алып бүгенге көнгә кадәр мәктәп 9 чыгарылыш сыйныфтан 277 укучысын тормыш киңлекләренә очырган. Аларның 33е мәктәпне медальгә тәмамлаган, шул исәптән 12 укучы – алтын, 21 укучы көмеш медальләргә лаек булган. 2012-2013 уку елында мәктәптә 135 бала белем ала. Укучыларга 23 педагог белем һәм тәрбия бирә. Педагогларның 34 проценты югары квалификациягә ия. Укытучылар арасында ТРның атказанган укытучысы, “Гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре”, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләренә лаек булучылар да, грантлар яулаучылар да бар. Мәктәп укучылары елның-елында район, зона, республика күләмендә оештырылган төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Фото http://www.nashitraditsii.ru сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International