Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Лаеш техник - икътисад техникумында булды. Министр уку процессы, матди-техник җиһазланыш белән танышты, уку корпусын һәм тулай торакны карады.
Шулай ук бүген Лаеш районы педагогик коллективы белән очрашу булды. Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, көчләр заманча укыту сыйфатына, шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең актуаль һәм перспектив ихтыяҗларына туры килүгә юнәлдерелгән. Төп бурычларның берсе-барлык дәрәҗәдәге белем бирү сыйфатын арттыру, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә.
Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә алдагы елларга бурычлар «Демография» һәм «Мәгариф» милли проектларының максатлары белән билгеләнә, дип ассызыклады Борһанов.