Әлмәт политехникумында IT-cube белем бирү үзәге эшли башлады

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрьдә Әлмәт политехника техникумы базасында «Мәгариф» илкүләм проектының «Санлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында булдырылган «IT-куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәге эшли башлады.

Үзәк тиешле юнәлешләр буенча елына 400 дән дә ким булмаган балага өстәмә белем бирү программалары буенча белем алу мөмкинлеге бирәчәк, илнең технологик алгарышын тәэмин итү өчен, укучыларның актуаль һәм кирәкле IT-компетенцияләрен тизләтелгән кабул итүен мотивацияләүдә ярдәм итәчәк.

«IT-куб» үзәгендә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә алачак. Биредә белем алу өчен техникум сайты аша теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International