Казан федераль университетының Алабуга институтының дүрт студенты Оксфорд стипендиясенә лаек булды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр филология һәм тарих факультетының дүрт студенты финалга чыкты. Уңыш Эльмир Каракеян, Рушания Мөхәммәдиева, Йолдыз Садриева һәм Яна Солуновага елмайды. Кызлар Россиядә Оксфорд фонды стипендияләрен бирү конкурсының йомгаклау этабында җиңүче булдылар.