Түбән Каманың 34нче микрорайонында «Татнефть» ярдәме белән 320 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм 950 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше планлаштырылган.
Хәзер объектларның проектлары эшләнә, аннары финанслау чыганагын билгеләү каралган. Төзелешкә бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырыла.
«Безнең планнарда шулай ук масштаблы проектны бергәләп гамәлгә ашыру — яңа боз манежы төзү. Хәзер проект детальләре турында фикер алышу бара. Аны без Тынычлык һәм Төзүчеләр проспектлары чатында төзергә планлаштырабыз», — дип сөйләде Айдар Метшин.
Түбән Кама мэры шәһәр халкы исеменнән «Татнефть» компаниясенә социаль инфраструктураны үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.