Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова барлык Россия укучылары өчен "Сәламәт бул!" онлайн-дәресе үткәрде, анда балаларга яңа уку елында куркынычсызлык чаралары, вируслы авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен дөрес алып бару турында сөйләделәр. Дәресне трансляцияләү Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә үткәрелде. Туры эфирда дәресне 700 меңнән артык кеше карады.
Онлайн-аудиториягә мөрәҗәгать итеп, Сергей Кравцов сәламәтлекне яклау буенча барлык тәкъдимнәргә иярергә чакырды. Аның сүзләренчә, БДИ уздыру тәҗрибәсе, балалар сәламәтләндерү кампаниясе күрсәткәнчә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәү укучылар һәм укытучылар өчен куркынычны минимумга җиткерергә мөмкинлек бирә.