Белем көнендә Казан мәктәпләрендә фандоматлар - пластик һәм алюминий тары кабул итү аппаратлары эшли башлады. Гомумән алганда, Татарстан башкаласының мәгариф учреждениеләрендә 20 фандомат барлыкка килде.
Мәктәпләр онлайн-режимга күчкәнче Казан мәктәпләреннән коронавирус пандемиясе аркасында 3 мең 848 кг пластик шешәләр эшкәртүгә чыгарылган. Россиядә калдыкларны икенчел эшкәртү өчен шартлар тудыру РФ Президенты Владимир Путинның "май указы" нигезендә эшләнгән "Экология" милли проекты кысаларында алып барыла.