Федераль куркынычсызлык хезмәте татарстанлыларны Россиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан ведомство вузларына чакыра

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Федераль куркынычсызлык хезмәте татарстанлыларны Мәскәү, Калининград, Курган һәм Анападагы ведомство вузларына чакыра. Абитуриентларны Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте академиясендә һәм чик буе институтларында көтәләр. Татарстанлыларга югары һәм урта һөнәри белем алырга тәкъдим итәләр. Керү өчен берничә таләпләргә туры килергә кирәк. Абитуриентлар 9 яки 11 сыйныфны тәмамлаган Россия гражданнары булырга тиеш. Армиядә хезмәт итмәгән кешеләр югары уку йортларына 16 яшьтән 22 яшькә кадәр, 24 яшькә кадәр хезмәт итүчеләр вузларга укырга керә ала. Югары уку йортында укыту чорына һәм аннан соңгы 5 елда хәрби хезмәткә контракт төзиләр. Уку йортын тәмамлаучы югары яки урта белем турында диплом һәм лейтенант, прапорщик яки мичман исеме алачак. Биредә укуның өстенлекләре: бушлай белем алу, ташламалы хәрби ипотека, 30 көннән артык отпуск һәм уникаль эш тәҗрибәсе .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International