Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар. Быел биредә 210 егет һәм кыз укыячак, шуларның 75се быел гына студент булган. Алар авыл хуҗалыгын механиклаштыру белгечлекләре: автомеханик, эретеп ябыштыручы һәм пешерүче-кондитер һөнәрләрен үзләштерә. 

Узган елны гына капиталь ремонт үткәрелгән техникум бинасында студент, педагог һәм мастерлар өчен уңай шартлар булдырылган, кабинетларда һәм остаханәләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган.

«Студентларга 13 укытучы һәм 6 мастер белем бирәчәк. Бүген әле кайбер студентлар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практик үтүләрен дәвам итәләр, ләкин күпчелек өчен уку процессы башланды инде. Укулар, башка мәгариф учреждениеләрендәге кебек, бездә дә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрдән чыгып оештырылачак».— ди техникум директоры Владимир Островский.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International