WorldSkills чемпионаты финалына Татарстаннан 24 катнашучы узды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның «Яшь профессионаллар» VIII Милли чемпионаты финалына Татарстаннан 21 компетенция буенча 24 катнашучы узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«2019 елның декабреннән 2020 елның сентябренә кадәр безнең министрлык белән һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге тарафыннан җыелма команда әгъзаларының һөнәри осталыгын үстерү процессы оештырылды», — дип аңлатты спикер.

Борһанов билгеләп үткәнчә, ярышларның финалы республикада 6-21 сентябрьдә 45 мәйданда — Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Бөгелмәдә, Алабугада һәм башка шәһәрләрдә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International