Татарстан мәгариф һәм фән министры Казан мәктәбендә "Җиңү диктанты" язды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Җиңү диктанты" бөтенроссия патриотик акциясендә катнашты. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанның 72 нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы сорауларга җавап бирде.

"Җиңү диктанты" тест форматында уздырыла. Анда катнашучылар 45 минутта 25 бирем үтәргә тиеш. Эш башкарыр алдыннан катнашучылар өчен инструктаж үткәрелде, элемтә чаралары һәм белешмә материаллар белән файдаланырга, җаваплар һәм биремнәр бланкларын алып чыгарга, сөйләшергә һәм күченеп утыртырга ярамавын аңлаттылар. Әлеге кагыйдәләрне бозган очракта диктант нәтиҗәләре юкка чыгарыла.

Чара җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итүгә, яшьләргә тарихи грамоталылыкны арттыруга һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Акцияне “Бердәм Россия” сәяси партиясе иҗтимагый оешмалар белән берлектә оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International