Татарстаннан 17 укучы Югары икътисад мәктәбе студенты булды

2020 елның 4 сентябре, җомга

2 сентябрьдә беренче курс студентларын укырга керүләре белән "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов, Яндексның Россиядәге генераль директоры Елена Бунина, компьютер фәннәре факультеты деканы Иван Аржанцев һәм "Гамәли математика һәм информатика" белем программасы академик җитәкчесе Евгений Соколов котладылар.

Башкаладан читтән килгән беренче курс студентларының күбесе Татарстаннан  - 17 кеше. Ярослав Кузьминов Татарстан Республикасын һәм Рөстәм Миңнехановны әлеге казаныш белән аерым котлады. Шулай ук ике студент Алтай краеннан, Мордовиядән, Свердловск өлкәсеннән, Удмуртиядән һәм башка регионнардан берәр җиңүче укырга кабул ителгән. Мәскәүдән быел 65 кеше укырга кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International