Сөйләмнәре бозылган кешеләр өчен нейрореабилитация системасын эшләргә? Пилотсыз очкыч ярдәмендә гадәттән тыш хәлләрне контрольдә тотаргамы? Яңа энергетика системасы прототибын булдырыргамы?
Боларның барысын да 8-11 нче сыйныф укучылары НТИ Түгәрәкләр хәрәкәте Олимпиадасында эшләячәк, аңа заявкалар кабул итү бүген, 3 сентябрьдә башлана. Инде икенче ел Junior трегы кысаларында 5-7 сыйныф укучыларына катнашу мөмкинлеге бар. Ул "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм "Платформа НТИ" коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә уза.